Кәгазь эше чиктән тыш арткан очракта, укытучылар бу хактагы зарларын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгындагы мәгариф тармагындагы күзәтү һәм контроль департаментының “кайнар линиясе”нә җиткерә ала.
Педагоглар бары Россия Мәгърифәт министрлыгы раслаган документларны гына әзерләргә тиеш. Болар – белем биргән фән буенча уку программасы, тәрбия эшләре планы, укучыларның укуына, дәрестән соң эшчәнлеккә бәйле документлар. Башка хисап таләп итү тыела. Моннан тыш, укытучы электрон документларның кәгазь күчермәсен дә әзерләргә тиеш түгел.
Артыгын таләп итәләр икән, бу очракта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгындагы Мәгариф өлкәсенә күзәтчелек итү департаментының “кайнар элемтә” телефонына 8 (843) 237-76-21, 8 (843) 237-75-15 номерлары буенча хәбәр итәргә мөмкин. Шулай ук алар зарларын департаментның “Вконтакте” төркеменә дә җиткерә ала.