Иртәгә юл хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Трассалар төзелешенә быел моңарчы күрелмәгән сумма – 250 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Яңа юллар салу нәтиҗәсендә, мәсәлән, Казан – Мәскәү, Казан – Түбән Кама аралары якынаячак. Татарстанда кайда һәм нинди юллар төзелә?
Биш районны тоташтыручы юл
– Быел Татарстанда юл эшләренә, зур проектларны тормышка ашыруны да исәпкә алып, 250 миллиард сум акча тотылачак, – дип сөйләде ел башында узган киңәшмәләрнең берсендә Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов. – Узган ел белән чагыштырганда, быел республикада юл эшләре тагын да кызурак узачак. Чагыштыру өчен, былтыр 209 миллиард сумлык эш башкардык.
Иң зур төзелешләрнең берсе – М-12 югары тизлекле трассасы, әлбәттә. Татарстанда әлеге юл республиканың Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары аша узачак. Автомобиль магистраленең барлык 142 чакрымы буенча хәрәкәтне быелның декаберндә үк ачарга ниятлиләр. М-12 трассасы аша Казан – Мәскәү арасы 6,5 сәгать тәшкил итәчәк дип көтелә.
Күпер салуның ние бар?!
Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы төзелеше өч этапка бүленгән. Аның беренче өлеше кысасында Чулман аша озынлыгы 1,3 чакрым тәшкил итүче күпер салалар. Бу – Казан-Екатеринбург югары тизлекле трассасының Татарстанга туры килүче юлында иң зур күпер.
Шунысын да әйтик, Чаллы һәмТүбән Кама шәһәрләрен урап узу юлы төзелеше барышында барлыгы 10 күпер һәм 11 юлүткәргеч салачаклар. Чулман аша күпернең бәясе 23 миллиард сум тәшкил итә. Биредә хәрәкәт киләсе ел ахырында ук ачылачак. Аннан тәүлегенә 25 мең машина уза алачак дип фаразлана.
– Эш алдан фаразланганнан тизрәк тә бара, – дип сөйләде журналистларны Чулман аша салынучы күпердә эш барышы белән таныштырганда төзелеш өчен җаваплы булган “Федераль юл агентлыгының Идел – Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе” оешмасының җитәкче урынбасары Тимур Хафизов.
Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлының гомуми озынлыгы 81 чакрым тәшкил итәчәк. Ул төзелеп беткәч, әйләнгечтән юл турырак та, тизрәк тә булачак, ди белгечләр. Киләчәктә Казан белән Түбән Кама арасы бер сәгатькә якынаячак.
“Ил икътисады өчен дә әһәмиятле төзелеш”
Киләсе елда Татарстанда тагын бер яңа юл ачылачак. Алексеевск – Әлмәт түләүле автомобиль юлы аша нефть каласыннан Казанга ике сәгатьтә барып җитеп булачак, дип фаразлана. Хәзер исә бер шәһәрдән икенчесенә кадәр дүрт сәгатьләп барасы. Сүз Шәле – Баулы түләүле трассасы кысасында төзелүче Алексеевск – Әлмәт юлы турында бара.
Шәле – Баулы автомобиль юлы М7 һәм М5 федераль трассаларын тоташтырачак. Озынлыгы 145 чакрым тәшкил иткән Алексеевск – Әлмәт юлыннан тыш аңа, Әлмәт белән Баулы арасындагы 100 чакрым чамасы юл һәм Саескан тавыннан Шәлегә кадәр инде гамәлдәге 40 чакрымга якын юл керә.
– Бүген Төньяк – Көньяк коридорының әһәмиятез ур. Яңа юл Көнбатыш – Көнчыгыш юнәлешендә дә, Төньяк – Көньяк юнәлешендә дә үсеш мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Бу Татарстан гына түгел, ил икътисады өчен дә әһәмиятле юл булачак, – диде әлеге юл төзелеше уңаеннан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Казан “капкасы”
Казанда да төзелеш эшләре туктап тормый. Инде икенче ел республика башкаласына Көнбатыштан бердәнбер керү юлы булган Горъкий шоссесын реконструкцияләү дәвам итә. Төзелеш эшләре тәмамланганнан бу юлдан тәүлегенә 11 меңгә кадәр машина уза алачак, дип көтелә. Аны һәр якка өчәр полосалы итеп зурайтудан тыш, биредә җир өстеннән – биш, җир астыннан – өч җәяүлеләр кичүе, юл киселешләре төзү дә каралган. Шәһәр халкын велосипед юлы белән дә сөендермәкчеләр. Төзелеш эшләрен киләсе елның октябрендә тәмамларга ниятлиләр.
– Әлеге магистральнең озынлыгы 11,3 чакрым тәшкил итәчәк. Юлда светофорлар булмаячак. Ул башкаладагы иң озын магистральләрнең берсенә әвереләчәк, – диде бу уңайдан Казан мэры Илсур Метшин.
Дәвамлы эш
Бу атнада Казанда Вознесение тракты буенчаГвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр хәрәкәт тә ачылды.
– Без Вознесение трактының иң катлаулы өлешендә хәрәкәт ачабыз. Ул федераль үзәкнең зур ярдәме белән төзелде. Проектны тормышка ашыруда теләктәшлек күрсәткәннәре өчен Россия Президенты Владимир Путинга, ил Хөкүмәтенә, Россия Транспорт министрлыгына һәм Росавтодорга зур рәхмәт, – диде Татарстан Рәисе РөстәмМиңнеханов ачылыш тантанасында. – Әлеге катлаулы юл участогы 13,4 миллиард сум тора! Әлбәттә, аның дәвамы да булачак. Без алга таба да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәчәкбез. Барыгызга да зур рәхмәт!
Билгеле булганча, Вознесение тракты бөтен республика өчен әһәмиятле проект булып санала. Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге юланың беренче этабын тәшкил итә. Яңа ачылган юлның озынлыгы – 4 чакрым. Алга таба әлеге юл транспорт хәрәкәтенә бәйле вазгыятьне генә җиңеләйтеп калмыйча, бу тирәдә торак төзелешен арттырырга мөмкинлек бирер дип көтелә.
Ихтирамга лаек һөнәр
Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтүенчә, юлчыларның хезмәте югары квалификция, түземлелек һәм эшкә тугрылык таләп итә.
– Әлеге һөнәр ияләренә көн саен кыенлыклар һәм сынаулар белән очрашырга туры килә. Моңа да карамастан, алар илебез хакына тырышуларын дәвам иттерә. Юл хезмәтчәннәре көнен билгеләп үтү – ул аларның хезмәтен һәм ил үсешенә керткән өлешләрен лаеклы бәя булып тора. Юлчыларның һөнәри осталыклары һәм тырышлыклары тирән ихтирамга һәм хөрмәткә лаек, – диде Фәрит Хәнифов.
Фотолар Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге федераль автомобиль юллары идарәсенең матбугат хезмәтеннән алынды