Татарстан көзге чорда да туристларның иң яраткан төбәкләреннән берсе булып калган

Татарстан көзге чорда да туристларның иң яраткан төбәкләреннән берсе булып калган. Fun&Sun туроператоры генераль директоры Владимир Рубцов әйтүенчә, көзге айларда Санкт-Петербург, Казан, Дагыстанга сәфәр кылучылар саны барыннан да күп булган. «Кышын гадәттә тау чаңгысы курортларына ихтыяҗ үсә. Февральдән Байкал тарафларында ял итәргә теләүчеләр ишәя», – дигән ул.

Әйтергә кирәк, Татарстан эчке туризм буенча һәр ел саен алдынгы урыннарның берсен били. Белгечләр фикеренчә, ел әйләнәсе туристлардан өзелмәү – республиканың төп өстенлеге. Авиация, тимер юл транспортының әйбәт йөрүе дә туристлар күңеленә бик хуш килә. Шул ук вакытта Россия Туриндустрия берлеге вице-президенты Дмитрий Горин сүзләренә караганда, Татарстанның чит илләрдән туристлар кабул итү мөмкинлеге дә зур. Әйтик, киләсе елда Кытай туристлары, визасыз сәфәрдән файдаланып,  беренче чиратта нәкъ менә Казанга килергә җыена.

Исегезгә төшерәбез: ВЦИОМ үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, быел җәй Татарстан һәм Казан Россиядә ял итүчеләрнең иң яраткан 3 юнәлеше исемлегенә кергән.

 


Фикер өстәү