Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов: «Егетләр балалар язган хатларны көтеп ала»

Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән 12 сәгатьлек патриотик марафон башланды. Марафонның беренче кунагы – Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде.

Татарстанның һәр районы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә. Ярдәм чараларын район үзе билгели.

– Илебез тынычлыгын яклаучы егетләребезнең күңеле тыныч булсын: район тарафыннан гаиләләренә тиешле ярдәм күрсәтелә. Әйтик, яңа туган балаларга махсус комплектдар әзерлибез, укучылар, студентлар бушлай туклану белән тәэмин ителгән, мәктәпләрдә алар өчен түгәрәкләр, секцияләр шулай ук бушлай. Егетләрнең әти-әниләренә дә ярдәм итәргә тырышабыз. Өлкән яшьтәге яки сәламәтлеге чикле булган кешеләргә аерым игътибар күрсәтелә, – дип сөйләде Ленигорск районы башлыгы.

Рәгать Хөсәенов махсус хәрби операция зонасына – райондашлары янына да өч мәртәбә барган.

– Мәктәпләрдә махсус акцияләр уздыралар. Балалар хәрбиләргә хатлар яза. Ул хатларны егетләр бик сөенеп кабул итә һәм үзләрендә саклый. Яннарына барсак, туган яккан кайткан кебек булабыз, диләр. Аларның һәр сүзендә туган якка карата мәхәббәт сизелә, – дип сөйләде ул туры эфирда.

Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОИ» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.

Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.
Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү