Көчле җил биш катлы йортның түбәсен куптарган ВИДЕО

Чебоксарда көчле җил биш катлы йортның түбәсен куптарып очырткан. Бу хакта “proГОРОД” халык хәбәрчесе мәгълүматларына таянып яза.

Тәгаенләбрәк әйтсәк, 17 октябрь көнне көндезге икенче яртылар тирәсендә Николаев урамындагы 22нче йорт түбәсенең бер өлеше кубарылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, иртәдән башланган көчле җил-давыл галәмәте бу.


Фикер өстәү