Татарстан мәчетләрендә Фәләстыйн мөселманнары өчен җәмәгать белән дога кылачаклар

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы белән Татарстан мәчетләрендә Фәләстыйн мөселманнары өчен җәмәгать белән дога кылачаклар. Бу хакта Татарстан Диния Нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аллаһ Раббыбызга мөрәҗәгать итеп, дин кардәшләребез җирдә тынычлык урнашуын, кайгы-борчуларның тәмамлануын үтенеп сораячак. Бүген имамнар шулай ук Газзә хастаханәләрендә вафат булганнар рухына дога кылачак: атышлар нәтиҗәсендә йөзләгән гаепсез кешеләр үлде, алар арасында авырулар, хатын-кызлар, балалар һәм өлкәннәр бар.

Төп дога кылу чарасы Казанның Галиев мәчетендә үтәчәк.

“Кол Шәриф” мәчетендә Коръән хәтем кылына (Коръән тулысынча укыла), аннары бер гаепсез вафат булган палестиналыларның рухына дога кылыначак.


Фикер өстәү


9790