Сөт урынына – ит: Татарстанда сыерлар саны ник кими?

Ел башында хуҗалыклар тапшыра торган сөт бәяләре төшкәч, чын нәтиҗәне көзен күрербез, дигән идек. Беренче нәтиҗәләр буенча авыллардан кайтавазлар килә башлады. Кызганыч, алар бер дә сөендерми. Августта сөт хаклары бераз өскә таба үрмәләсә дә, узган елгы күрсәткечләрне барыбер куып тота алмады. Халык сыерларын бетерү яки киметүне дәвам итә. Төп сәбәпләрнең берсе сөт хаклары төшү булса да, аңа башкалары да өстәлә. Алар нинди? Аннан чыгу юлы бармы? Без шуны белештек.      

Сыерсыз тормыш

Мөслим районының Мәлләтамак авылында яшәүче Гөлүсә Сәлахова әйтүенчә, соңгы елларда авылларда болай да терлек саны кими. Быел бу күренеш аеруча нык сизелгән.

– Сөт хакы да төште, икмәк тә арзан түгел. Төп сәбәп шул. Авыл зур булса да, көтүгә чыга торган маллар йөзгә дә тулмый хәзер, – диде ул. – Күпчелек кеше сыерларын көзен, кышка кергәнче бетерә. Менә күршеләр дә сыерларын сатуга куйды. Алучы гына юк әле. Сата алмасалар, итләтә җибәрербез, дип торалар. Быел халык агрофирмадан салам да ала алмады. Алар да малларын бетерде. Хәзер халык өчен тырышкан хуҗалык җитәкчеләре юк инде. Кем ничек һәм кайдан таба алды, шулай юнәтте. Без үзебез печәнне сатып алдык. Малларыбыз ишле, әлегә бетерү турында уйламыйбыз. Балалар белән бергә торгач, үзебез өчен тотабыз.

Авылда сыерларны бетерүнең бердәнбер сәбәбе сөт хаклары төшү дип кенә әйтү дә дөреслеккә туры килеп бетмәс иде. Без алда телгә алган сәбәп болай да тырышып-тырмашып яшәгән халык өчен соңгы тамчы булды.

Теләче районының Алан авыл җирлегендә ел башында 631 мөгезле эре терлек исәпләнгән. Шуларның 203е – сыерлар. 1 октябрьгә мөгезле эре терлек саны 639га җиткән, тик сыерлар 188гә калган.

– Кимү алга таба да дәвам итәр, дип уйлыйм, – диде җирлек башлыгы Булат Хәсәнов. – Чөнки авыл картая, өлкән кешеләр малларын бетерә. Моннан тыш, терлекләрдә дә төрле авырулар чыгып тора, кысыр да калалар. Сыерларның кимү сәбәпләре әнә шулар. Бездә терлек азыгы белән проблема юк. Хуҗалык бу яктан ярдәм итә. Сөт бәяләре дә 1 сум 50 тиенгә күтәрелеп, 22 сум 50 тиен булды. Узган ел белән чагыштырганда азрак, әлбәттә. Тик кышка таба бераз күтәрелеш бар.

Кайбыч районының Чүти авылында да җәйдән башлап сыерлар саны кимүгә таба бара.

– Авылларда колхозлар бетте, терлекләргә нәрсә ашатырга соң? Безнең кооператив та сөт белән шөгыльләнүне туктатты. Чөнки сыерлар кимеде, сөт тапшыру бетте диярлек, хаклары юк, алга таба да яхшыга өметләнергә кирәкми, – диде «Йолдыз» кооперативы вәкиле Гөлназ Щукина.

Тамак тук, ләкин 

Шушы авылда яшәүче Гөлнур Хәмәтшина ире белән бергә моңа кадәр күп терлек асраганнар, тик быелдан мөгезле эре терлекләрен бетереп, ат асрауга күчкәннәр.

– Терлек асраган кешенең тамагы тук була. Без дә малларның файдасын күп күрдек. Тик аларның мәшәкате дә, эше дә шактый. Өченче ел сараебызда җиде баш терлегебез бар иде. Акрынлап киметергә булдык, чөнки яшь бара, сәламәтлек какшый. Шуңа күрә ял итәргә булдык, инде тапкан малларның игелеген күрергә язсын. Ләкин шулай да малларны бөтенләй бетермәдек. Яхшы итеп сарайлар төзеп куйган идек, аларны ничек буш тотасың? Бүген иптәшем атлар белән генә шөгыльләнүгә күчте, сарыкларыбыз да бар. Терлекләрне бөтенләй бетерергә җыенмыйбыз, – диде Гөлнур ханым.

Буа районындагы бер кооператив башлыгы әлеге вакытта сөтне 36 сумнан кабул итүләрен әйтте. Дөрес, исемен әйтмәүне сорады.

– Без башкаларда сөт бәясе бик нык төшкән вакытта да 26–27 сумнан киметмәдек. Шәхси хуҗалыклар чыннан да бик арзан бәягә тапшырды сөтне. Шул сәбәпле районда сыерларын бетерүчеләр артты. Кимү шәхси хуҗалыкларда да, фермер хуҗалыкларында да күзәтелә. Үзебезнең эшчеләр арасында да малларын бетерүчеләр бар. Без быелгы сөт чыгымнарын исәпләп чыгармыйча, аның үзкыйммәтен төгәл әйтә алмыйбыз. Узган ел ук сөтнең бер литрыннан 1–2 сум гына файда ала идек. Ә быел чыгымнар тагын да артты. Хуҗалыкларга нидер планлаштыру өчен өч елга фараз төзергә кирәк. Бездә кулланучылар саны буенча да, кадрлар мәсьәләсендә дә, республикада ачылачак комплекслар буенча да мәгълүмат булырга тиеш, – диде әңгәмәдәшебез.

Ярдәм кирәк

Әле 2019 елда гына да Татарстанның барлык төр хуҗалыкларында 1 миллионнан артык мөгезле эре терлек булган. Өч ел эчендә алар 106 меңгә кимегән. Авыл хуҗалыгы оешмаларында (шәхси хуҗалыкларны исәпкә алмыйча) терлекләр 79 меңгә кимеп, 642,5 мең башка калган.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген Татарстанның барлык хуҗалыкларында 905798 мөгезле эре терлек бар. Аларның 322780е сыерлар. Шәхси хуҗалыкларда 277302 мөгезле эре терлек, шуларның 99532се сыерлар. Ел башыннан кимү 35 процент чамасы тәшкил итә.

Сыерлар 22 районда кимегән. Аларның күпчелеге инвесторларга туры килә. Әйтик, Яңа Чишмә районында сыерлар ел башыннан – 1900гә, Алексеевск һәм Әлкидә – 1 меңгә якын, Теләче һәм Кайбыч районнарында 700гә кимегән. Терлек санын арттыруда Минзәлә, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Алабуга һәм Бөгелмә районнары гына тырыша.

«Быел республикада җиде хуҗалык терлеген бетерде. Сәбәбе малларның карт, матди-техник базаның иске булуы. Эре холдинглар да терлекләрен киметә, ләкин аларның сәбәпләре башка. Алар сөтне күбрәк бирә торган токымнарга өстенлек бирергә тырыша», – дигән иде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров игенчеләр бәйрәме алдыннан биргән бер әңгәмәсендә.

Шуңа күрә сыерлар саны кимесә дә, савып алынган сөт күләме буенча (2 млн тонна) Татарстан ил буенча беренчелекне саклый. Ә менә продуктлылык, ягъни бер сыердан савып алынган сөт күләме буенча без нибары егерменче баскычта гына торабыз. Әлегә безнең сыерлар елына уртача 7,3 мең литр сөт бирә. Максат 7,8 меңгә җиткерү.

Бу атнада Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында да терлек саннары кимү, аерым алганда, аңа китергән сәбәпләр турында сүз кузгаттылар. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Гариповтан сөт бәяләре төшү сәбәпле, хуҗалыкларның күпме акча югалтулары белән кызыксынды. Министрлык вәкиле хуҗалыкларның бер литрдан 7,5 сумга азрак акча алуларын әйтте.

– Бүген сөт бәяләренең күтәрелүен күрәбез, – диде Ленар Гарипов. – Атланмай һәм майсызландырылган сөткә ихтыяҗ барлыкка килде. Майсызландырылган коры сөтнең уртача хакы 135 сумнан 172 сумга кадәр күтәрелде. Хуҗалыклар тапшыра торган сөтнең уртача бәясе бүген 27 сум 82 тиен тора.

Ләкин бу барыбер узган ел белән чагыштырганда 10 сумга кимрәк дигән сүз. Марат Әхмәтов исәпләп чыгаруынча, югалтулар якынча 15 млрд сумны тәшкил итә.

– Ашлык базары да, сөт базары да зур югалтулар кичерә. Шәхси хуҗалыкларда мал санын саклап кала алмау куркынычы бар, аларга ниндидер ярдәм чаралары турында уйларга кирәк булыр. Алар буенча нидер карарга була әле. Мондый куркыныч эре оешмаларда да бар, тик алар буенча бик сак булырга кирәк, – диде ул.

Комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Һадиев тәкъдимнәрен дә җиткерде. Беренчедән, сөт җитештерүчеләргә бюджеттан 1 литрына 3 сум күләмендә субсидия  бирүне карарга кирәк. Икенчедән, шәхси хуҗалыклардагы сыерларга ел да бирелә торган ярдәм күләмен арттырырга.

– Авылларда сыерларны киметү, бетерү бара. Әгәр аны бер бетерәләр икән, башка тотмаячаклар. Ә инде без аларны саклап калырга телибез икән инде, акча янчыгын чишәргә туры киләчәк, – диде Таһир Һадиев.

Уртача алганда, Россиядә бер сыер елга 8,2 мең кг сөт бирә. Татарстанда – 7,3 мең кг. Шәхси хуҗалыкларда – 3,5 мең кг.

Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең кимү сәбәпләре

Сөт бәясенең арзан булуы.

Терлек азыгының кыйммәтләнүе

Буыннар алмашу: өлкән буын картая, яшьләр мәшәкатеннән курка.

Кибет киштәләрендәге көндәшлек.

Терлек авырулары.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү