Соңгы вакытларда илдә һәр көн саен диярлек телефон мошенникларына эшләүче курьерларны тоткарлау очраклары булып тора.
Мошенниклыкның иң киң таралган төре “туганыгыз юлда күңелсезлеккә юлыккан” дигән сылтау белән башкарыла. Аферистлар пенсионерларга, бәлагә юлыккан туганнары буларак шалтыратып, проблеманы “хәл итү” өчен акча сорый. Кисәтеп торуга карамастан, өлкәннәр арасында, мондый сүзләрне ишетеп, булган акчасын тиз генә чыгарып бирүчеләр шактый, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Шул ук вакытта җинаятьчеләр иң “пычрак” эшне – акча барып алуны интернет киңлекләрендә эзләп табылган махсус курьерларга йөкли. Бу эшкә гадәттә 25 яшькә кадәрге яшьләр, шул исәптән үсмерләр ризалаша. Шулай итеп үсмерләр, “җиңел” акчага кызыгып, мошенникларга өлкәннәрдән миллионнарча сум урларга ярдәм итә.
Мәсәлән, Әлмәттә 86 яшьлек әби полициягә мөрәҗәгать иткән. 15 яшьлек малай аннан 100 мең сум алып киткән икән. Әби шул рәвешле юлда бәлагә юлыккан ахирәтенә ярдәм итмәкче булган. Танышына җинаять эше ачмас өчен, пенсионер бөтен саклык акчасын чыгарып салган. Бары тик курьер киткәч кенә ахирәтенә шалтыратып алырга булган.