Берләшкән Милләтләр Оешмасы көне
1948 елдан башлап 24 октябрь Милләтләр Оешмасы көне буларак билгеләп үтелә. 1971 елда БМОның Генераль Ассамблеясы үз резолюциясендә оешмада әгъза булган дәүләтләргә бу көнне дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтәргә тәкъдим иткән. БМОның беренче документларының берсе 1948 елның декабрендә Кеше хокукларының гомуми декларациясе була.
Хәзерге вакытта БМОга 193 дәүләт керә, аларның һәркайсы БМОның Генераль Ассамблеясы әгъзасы булып тора. БМО көне 20-26 октябрьдә билгеләп үтелгән БМО атнасына керә. Көннең бәйрәм чаралары очрашу, җыелыш, түгәрәк өстәл, күргәзмәләрне үз эченә ала.
Үсеш турында бөтендөнья мәгълүмат көне
1972 елның 19 декабрендә БМО Генераль ассамблеясы үзенең 2115 нче пленар утырышында 24 октябрьне ел саен Үсеш турында бөтендөнья мәгълүмат көне буларак билгеләп үтү турында расланган резолюциясен ратификацияли. Бу дата Берләшкән Милләтләр Оешмасы көненә туры килә.
Бу көнне гадәттә үсеш проблемалары һәм аларны хәл итү ысуллары карала. Әлеге бәйрәмдә массакүләм мәгълүмат чараларына зур урын бирелә, чөнки кешеләр аларда басылып чыккан язмаларны укып һәм анализлап, конструктив диалог алып бару һәм килеп чыккан бурычларны хәл итү мөмкинлеге ала.
Бөтендөнья полиомиелитка каршы көрәш көне
Бу авыру дөньяның күп кенә илләрендә ата-аналарның коточкыч проблемасына әйләнә. Полиомиелитка каршы вакцина 1950 нче елларда барлыкка килә. Балаларга вакцинация ясату авыруларны 99% ка киметергә ярдәм итә.
Кремльдә – йолдызлар
1935 елга кадәр Мәскәүдә Кремль манараларының шпильләрен ике башлы геральдик бөркетләр бизәгән. Беренче йолдыз Спас манарасына 24 октябрьдә куела.
Казанда беренче суүткәргеч
1874 елның 24 октябрендә Казанда беренче шәһәр суүткәргече эшли башлый. Аңа акчаны хәрби казармалар төзү өчен җыелган җирдән алалар. Коммуникацияләрне Казаннан 25 км ераклыкта урнашкан Паново чишмәләреннән башлап җибәрәләр. Суүткәргечне Петр Губонин җитәкчелегендәге команда төзегән, ул шәһәрне 50 ел дәвамында су белән тәэмин итү өчен аерым хокук алган. Коммуналь система планлаштырылган вакыттан 2 елга иртәрәк төзелә.
Укытучылар институты
1876 елның 24 октябрендә Россиядә өченче Укытучылар институты ачыла. Институтның беренче укучылары 25 әү була. Шәһәр училищеларында укыту өчен педагог-универсалга уку 3 ел бара: монда педагогика, рус теле, математика, физика, табигать белеме, тарих, география, рәсем, сызым һәм чиста язу, җырлау, гимнастика, кул хезмәте һәм башка дисциплиналарга өйрәтәләр. 1922 елда Казан институты базасында Көнчыгыш педагогия институты булдырыла, аңа Көнчыгыш академиясен һәм Казан университетының иҗтимагый фәннәр факультетын кертәләр. Бүген Укытучылар институты бинасында КФУның психология һәм мәгариф институты урнашкан.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде