Күңелле сюрпризлар көне
Бу бәйрәмне кем һәм кайчан уйлап тапканы билгеле түгел, ләкин ул бик позитив кеше булгандыр, әлбәттә. Ел саен бәйрәмнең тарафдарлары күбәя, шулай итеп ул киң таралыш ала бара.
Бәйрәмнең исеменнән аңлашылганча, бу көнне кешеләргә (хәтта таныш булмаган кешеләргә дә) бер сәбәпсез төрле сюрпризлар ясау гадәткә кергән. Көтелмәгән бүләк яки игътибар күрсәтү һәркемгә ошый.
Бәйрәмнең көз көне үткәрелүе аеруча әһәмиятле, көзге моңсу чорда бу бәйрәм өстәмә бер шатлык китерә һәм күпләрне елмайта ала.
Россиядә кәгазьсез көн
Традицион рәвештә ул октябрьнең һәр дүртенче пәнҗешәмбесендә уздырылган, әмма 2015 елда берничә ил бәйрәм итү датасын ноябрь башына күчерә. Россиядә исә кәгазьсез көн үткәрү датасы сакланып кала. Быел бу 26 октябрьгә туры килә. Бәйрәмне оештыручылар көнкүреш һәм җитештерүдә кәгазь куллануны мөмкин кадәр киметергә чакыра. Офис кәгазен ел дәвамында куллану өчен 700 миллионнан артык агач кирәк. Ел саен һәр офис хезмәткәре 160 килограмм кәгазьне чүпкә чыгара, бер тәүлек эчендә кулланганнан соң барлык кәгазьләрнең 45 проценты чүплеккә ташлана.
Театрлар тарихыннан
1898 елда Константин Станиславский һәм Владимир Немирович-Данченко тарафыннан оештырылган Мәскәү сәнгать театры ачыла. Аның сәхнәсендә уйналган беренче спектакль «Царь Федор Иоаннович» була.
Башта спектакльләрне «Эрмитаж» бакчасында арендага алынган кечкенә бинада куялар, әмма 4 елдан соң театрның Камергер тыкрыгында үз бинасы барлыкка килә. 1932 елда аңа Максим Горький исеме бирелә. Тагын 55 елдан соң ике мөстәкыйль театрга: Горький исемендәге МХАТка һәм Чехов исемендәге МХТга бүленәләр.
Антиквариат сатып алу
1920 елда Халык Комиссарлары Советы «чит илләрдә антиквар әйберләр җыю һәм сату турында»гы карарын чыгара. Кыйммәтле әйберләрне сатудан хакимият йөзләрчә миллион сум акча алырга ниятли, әмма бу сан 4,65 миллион белән генә чикләнә. Бу сумманың бер миллионы гына халык өчен икмәк сатып алуга юнәлтелгән була. Калган акча антиквар сату кампаниясен үткәрүгә китә.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat