2024 елда укытучылар өчен Россиядә эшләнгән программалы тәүге планшетлар пәйда булачак. Мәктәпләргә өй биремнәрен автомат тикшерү системасын гамәлгә кертү күздә тотыла. Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов шул хакта сөйләп үткән, дип яза “РИА Новости”.
Олег Качанов “ПРОФ-IT” төбәкләрне мәгълүматлашыру форумында сөйләп үткәнчә, мондый система укытучыларның эшен җиңеләйтү мөмкинлеге бирәчәк, әмма әлегә ул нигәдер игътибардан читтәрәк калып килә. Аның әйтүенчә, өй эшен тикшерү программасы урнаштырылган тәүге планшетлар 2024 елдан мәктәпләрдә пәйда була башлаячак.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, әлеге система Россиядә мәгариф системасы сыйфатына карата таләпләргә кертелергә тиеш.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat