Казанда Заря урамында этләр йөртү өчен мәйданчык төзүгә 2,8 млн сум акча бүлеп бирәчәкләр. Мәгълүматны дәүләт сатып алулары сайтында бастырдылар.
Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе эшләрнең заказчысы булып тора. Мәйданчык 555 квадрат метр мәйданны алачак һәм киртәләр, кече архитектура формалары, урналар һәм бордюр лентасы белән төзекләндереләчәк.
Подрядчы контракт төзегәннән соң эшләргә керешергә һәм аларны 2023 елның 15 декабренә кадәр төгәлләргә тиеш.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat