Казан урамы буйлап барганда, бер кибет өстендәге язуга күз төште. Зур итеп «Самогонные аппараты» дип язып куйганнар. Кеше күзенә ташлансын диптер инде, шундый матур хәрефләр белән язганнар, күз ташлану гына түгел, борынга самогон исе килеп бәрелгәндәй булды.
Ярый, исе чурт с ним, миңа Казанда шундый кибет булуы сәер тоелды. Тоелмас иде, безнең гомернең шактый өлеше самогон куучыларга каршы аяусыз көрәш барган елларга туры килде бит. Бу көрәш җәмгыять тормышында шундый зур, әһәмиятле урын алып тора иде ки, хәтта 1961 елда «Мосфильм» киностудиясендә «Самогонщики» дигән кыска метражлы нәфис фильм чыкты. Көлкеле маҗарага корылган бу фильмны караганда, миллионлаган кеше эче катып көлгәндер. Шул ук вакытта самогон куучы өч жулик – Трус, Балбес, Бывалыйга карата нәфрәт, ә аларны кулга алган һәм машинага утыртып алып киткән милиционерларга рәхмәт хисләре дә уянмый калмагандыр. Кино тәмамланганда, авыл клубында юкка гына: «Шул кирәк сезгә!», «Милиция маладис!» дип кычкырмаганнардыр.
Ә бүген? Кичә генә кара булган нәрсәләр бүген ак. Җәмгыять 180 градуска борылды.
Үзем хәмер белән күптән чуалмыйм. Әмма шактый күп кешенең, хәтта кайбер җитәкчеләрнең дә аракы урынына самогонны өстен күрүләре турында ишеткән бар. Янәсе, ул чистарак та, файдалырак та икән. Шулайдыр, юкса самогонны элек-электән матур итеп «көмешкә» дип йөртмәсләр иде. Без дә яраткан хатыннарыбызга «алтыным-көмешем» дибез бит.
Ярый, көмешкәне аракыга караганда затлырак дип табалар икән, эчсеннәр дә, аның гаебе юк. Тик менә соңгы елларда аракының абруе төшкән саен, казнага спиртлы эчемлекләр сатудан кергән акча күләме дә кимегән, ди. Татарстанда гына түгел, бөтен илендә шул ук хәл икән.
Инде нишләргә? Самогон куучыларга каршы аяусыз көрәш башлауның мәгънәсе юк. Тыюлар белән тормыштагы тискәре күренешләрне бетереп булмаячагына күптән төшендек. Хәмер сату вакытларын да үзгәртеп карадык, айныткычлар да эшләп торды, хәтта, «коры законнар» да керттек, тик эчүчелекнең, самогон кууның тамырына балта чабып булмады. Әле бит акча-макча мәсьәләсен дә хәл итәсе бар. Әйтүләренчә, хәмер сатудан кергән акциз салымнары бюджет кеременең шактый өлешен тәшкил итә икән. Димәк, аракы аз сатылса, казнага акча да аз керә дигән сүз. Хәмер дигәннәре тәки баш авыртуына әйләнде. Инде менә киләсе елдан алкогольле эчемлекләргә бәя күтәрмәкчеләр. Ә Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко, гомумән, Россиядә җитештерелүче этил спиртына, шул исәптән медицинада һәм парфюмериядә кулланыла торганына да салым салырга кирәк, дигән фикердә.
Шул ук вакытта «ялган аракы»га каршы көрәшне тагын да аяусызландыру турында да уйланалар. Ә самогон дигәннәрен нишләтерләр инде. Кайбер илләрдәге кебек көмешкәне дә казнага акча кертә торган итәрләр. Артык иреккә чыгармаслар, аракы заводларына көндәш була алу дәрәҗәсенә җиткермәсләр үзе, әмма акча эшләү кәсебенә дә әйләндермәсләр.
Әйе, бу самогон дигәннәре башны бутый башлады. Кирәкмәс сүзләр әйтеп ташлаган булсам, гафу итегез, яме! Нидер әйтеп бетермәгән булсам, үзегез өстәп сөйләгез.
Риман Гыйлемханов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat