Блогер Айназ Габидуллина: Иртән тору да авыррак хәзер…

Көнозын диярлек яуган ап-ак карга карап, «ВТ» хәбәрчесе халык кәефен белеште. Сораштыруда катнашучылар кышка әзерме? Көзге соры көннәр аларга ничек тәэсир итә икән?

Булат Хәсәнов, Теләче районының Алан авыл җирлеге башлыгы:

– Көтүләр керде. Авыл халкы үз көенә яши. Бар да яхшы, зур үзгәрешләр юк. Хуҗалыкта мең баш савым сыеры өчен яңа тораклар, савым заллары төзелә. Халыкны борчыган сорауларны вакытында чишәргә тырышабыз. Мал асраучы хуҗалыклыр кышка җитәрлек терлек азыгы туплап, салкыннарга керергә әзер. Көз яңгырлы, пычрак була инде ул – аңа ияләнгән. Ничек бар шулай кабул итәбез. Табигатьтә начар һава торышы юк, диләрме әле? Коры, җылы көннәр болай да күп булды.

Чулпан Галиәхмәтова, журналист:

– Ышанмассыз, әле менә карлы яңгыр яуганын тәрәзәдән сөенеп карап утырам. Шуның хәтле өзелеп көттем бу көннәрне! Сентябрьнең артык җылы килүе, октябрьнең дә гадәттән тыш кояшлы булуы ачуны китерә башлаган иде. Яңгыр көттем. Ул бит әле миңа гына түгел, җиргә дә кирәк. Яңгырлар ява башлагач, кәефләр күтәрелде. Кар бөртекләре күренү тагын да куандырды. Чынлап! Кызым: «Әни, әнә бездә бөтен җир ап-ак», – дип шалтырата. Сизәм, аның да күңеле күтәрелеп киткән. Барысы да урынына кайтты сыман. Без инде өйрәнгән, күрәсең, яңгыр да вакытында явып, җил дә вакытында исүгә. Кар көтсәм дә, әле машина тәгәрмәчләрен алмаштырмадым. Шиномонтажда  су буе чират, диләр. «Чиратта утырганда, сериалның ике сериясен карап бетердем», – диде танышым кичә. Карлар яугач, Яңа ел көтә башлыйсың инде. Яңа елда нидер үзгәрер төсле бит әле ул. Ни булса да, яхшыга булып, ил-көннәрдә тынычлык урнашсын иде.

Радик Сәлахов, көрәшче:

– Сабан туйларыннан соң көрәш сезоны беразга тукталып торса да, үземне формада тотарга тырышам, тренировкаларны калдырмыйм. Әле менә бу атнада Федерация Кубогы – шуңа әзерләнәбез. Кышка, салкыннарга әзер. Ел саен килә торган кыш бит ул (көлә). Көтеп алабыз, салкыннарына да ияләнү әллә ни авыр түгел. Соңгы арада тоташ соры, яңгырлы көннәр китте – шул гына бераз кәефне боза. Ә болай бар да яхшы, Аллага шөкер.

Айназ Габидуллина, блогер:

Кояш булмау сәбәпле, Д витамины җитмәү сизелә. Мин үземне кояшка, һава торышына бәйлеләр рәтенә кертәм. Иртән тору да авыррак хәзер, ни дә булса эшләргә энтузиазм ташып тормый. Җәй көне бөтен эш тиз башкарыла бит ул: өйне дә ялт-йолт җыештырып атасың, тегендә дә җитешәсең, монда да барып кайтасың. Ә хәзер, көннәр суыткач, өйдән чыгып киткәнче мең кат уйларга туры килә. Киенәсе, чишенәсе, кулчатыр аласы бар. Әллә машина белән генә барыйммы икән дигән уйлар керә. Ягъни хәрәкәт тә кимеде… Бүген генә, башымны тотып, өй буенча кышкы киемнәр эзләп йөрдем. Әле дә таба алмыйм (көлә). Машинага да кышкы тәгәрмәчләр аласы бар. Ул яктан кышка тулысынча әзер дип әйтә алмыйм. Шулай да, кышны күбрәк көтәм мин. Соры көзге айларны яратып бетермим. Хәер, дөньялар гына тыныч булсын! Бөтен кайгыбыз шул соры көннәр булса, бер дә зыянлы түгел әле ул.

Лилия Гыймазова әзерләде


Фикер өстәү