Путин Казахстандагы шахтадагы һәлакәттән соң Токаевка телеграмма юллады

Россия Президенты Владимир Путин Караганда өлкәсендә Костенко исемендәге шахтада шартлау нәтиҗәсендә 32 кеше һәлак булган соң Казахстан Президенты Касым-Жомарту Токаевның кайгысын уртаклашты.

Россия Президенты һәлак булган эшчеләрнең гаиләләренә теләктәшлек һәм ярдәм сүзләрен җиткерергә сорады. Шулай ук барлык зыян күрүчеләргә тизрәк савыгырга теләде. Путин һаман да җир астында кала биргән шахтерларны коткаруга өметен белдерде.

28 октябрь иртәсендә Казахстанд шахтасында метан шартлады, 32 кеше һәлак булды. Булган хәлнең шартларын ачыклау өчен хөкүмәт комиссиясе төзелде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү