Татарстанда хоккей уены вакытында җанатар зыян күргән: аның башына алка тидергәннәр

“Нефтехимик” белән “Ак Барс” уйнаганда.
Алдагы көнне Түбән Камада җирле “Нефтехимик” Казанның “Ак Барс” хоккей командасы белән очрашкан.

Киеренке уенда боз хуҗаларына бәхет елмайган – “Нефтехимик” 2:1 исәбе белән җиңү яулаган. Кунаклар капкасына тәүге алканы беренче периодның алтынчы минутында ук Александр Дергачев керткән. Ә инде 16нчы минутта Никита Ситдиков “барслар” капкасына икенче алканы ыргыткан, дип яза “KazanFirst”.
Казан егетләре өченче периодның тугызынчы минутында гына бер алка кертүгә ирешкән: Дмитрий Юдин исәпне бергә киметкән.
Шул ук вакытта уенда күңелсезлек тә булып алган. Өченче период барышында тамашачылар залында утыручы бер туташның башына алка килеп тигән. Уен берникадәр вакытка туктатып торылган. Зыян күргән туташка табибка мөрәҗәгать итү өчен кая барырга икәнен аңлатканнар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү