30 октябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россия хәрби-диңгез флотына нигез салу көне

30 октябрь көне Россия хәрби-диңгез флотына нигез салу көне дип санала. РФ хәрби-диңгез флоты баш җитәкчесе боерыгы буенча бу дата 1996 елдан башлап, су өсте диңгезчеләренең һөнәри бәйрәме буларак та билгеләп үтелә.

1696 елның 30 октябрендә Петр I таләбе буенча Россиянең даими хәрби-диңгез флотын булдыру турында карар кабул ителә. Шулай итеп 1690 нчыелларда Россиядә хәрби кораблар төзү башлана. Тиздән корабларны Воронежда һәм Петербургта, Ладогада һәм Архангельскида төзи башлыйлар. Азов һәм Балтыйк флоты, соңрак Тын Океан, Төньяк, Кара диңгез флоты һәм Каспий флотилиясе төзелә.

Инженер-механиклар көне

Ел саен 30 октябрьдә Россиядә инженер-механиклар үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бәйрәмгә хәрби-диңгез флоты баш җитәкчесенең 1996 елгы боерыгы нигез сала. Ләкин исәпне 1854 елдан алып бару кабул ителә.Ул вакытта Россия флотында инженер-механиклар корпусы оештырыла, ә бу белгечләрне әзерләү белән Кронштадтта диңгез ведомствосының техник училищесы шөгыльләнгән.

Россиядә Тренер көне

1999 елда Россия спорт һәм сәнгать гимнастикасы федерацияләре Тренер көне оештыру инициативасы белән чыгалар. Алар ярдәмендәспортчылар күренекле нәтиҗәләргә ирешәләр, ә аларның рекордлары илгә дан китерә.

Россиядә караклар һәм юлбасарлар өчен үлем җәзасын гамәлдән чыгару турында указ

1653 елның 30 октябрендә патша Алексей Михайлович барлык юлбасарларны һәм каракларны үлем җәзасыннан азат итәргә карар итә. Бу җәза Иван Грозный идарә иткән чордан кулланылган булган.

Үлем, җәза төре буларак, Россия империясенең барлык җинаять-хокук актларында каралган булган. Совет власте урнаштырылганнан соң ул кайвакыт гамәлдән чыгарыла, кайвакыт яңадан торгызыла. Хәзерге Россиядә үлем җәзасына хөкем карарлары 1996 елның августыннан үтәлми, 1999 елның февраленнән үлем җәзасына мораторий кертелә, ә 2009 елдан барлык Россия судларына үлем җәзасыкарары чыгару тыела.

Казан – миллионлы шәһәр

1979 елның 30 октябрендә Казанда миллионынчы кеше – Ирек Мостафин туа.Татарстан башкаласы СССРда егерменче,РСФСРда унынчы миллионлы шәһәр була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү