Ул бу хакта социаль челтәрләрдәге үз «бит»ендә хәбәр итте.
Танылган блогер Василий Иванов быел еш кына хастаханәгә йөри.
«Быел травмалар елы булды әле. Башта кулымның сеңерләре өзелеп дәваханәдә яттым, инде терелеп әйбәт кенә эшләп йөргәндә билемне авырттырдым, ә хәзер аякка әйбер төште дә, аксакалап йөрим», — дип, видео төшергән Василий.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat