Чираттагы яллар сезоны тәмам. Әмма теге яки бу сәбәпләр аркасында ялдан файдаланмыйча калучылар да бар. Шуңа күрә, ял итмичә калган көннәр өчен акчалата компенсация алып буламы-юкмы, дигән сорау көн кадагына килеп басарга мөмкин.
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан аңлатып үтелгәнчә, гомуми кагыйдәләр буенча, хезмәткәр чираттагы ялы өчен түләнмәгән акчаны эшеннән киткәндә ала. Акча эштән киткән көнне бирелә.
Хезмәткәр, эш бирүче белән үзара килешеп, гариза язарга һәм файдаланылмаган ялы өчен акча алырга мөмкин. Ләкин мондый хокук чираттагы ялы гадәттәгедән озынрак булган кешеләргә генә бирелә. Мондый очракта ялның 28 көннән арткан өлеше өчен акчалата түләү алырга була. Шулай ук кайбер оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә эшләүчеләрнең 21 көннән арткан ял өлеше дә матди яктан компенсацияләнергә мөмкин.
Шул ук вакытта ялны түбәндәге категорияләргә керүче кешеләр акчалата компенсация белән алыштыра алмый:
– йөкле хатын-кызлар һәм балигъ булмаган хезмәткәрләр;
– зарарлы производствода эшләүчеләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat