Татарстан Рубежное шәһәренең торак-коммуналь хуҗалыгы өчен йөк юллаган. Шулай итеп, шеф-төбәк Луганск халык республикасы шәһәренең коммуналь хезмәтләрен йортлар эчендәге суүткәргечләрне торгызу өчен кирәкле материаллар, җиһазлар белән тәэмин иткән.
Ике йөк машинасы республикбыз карамагындагы шәһәргә төрле диаметрдагы торбалар, краннар, торбаларны урнаштыру өчен башка төрле кирәк-ярак, эретеп ябыштыру аппаратлары алып килгән. Моннан тыш бер йөк машинасы электр кабельләре китергән.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан һәм Рубежное инде узган елның май аенда ук хезмәттәшлек турында килешү төзегән иде. Әлегә безнең республика бу шәһәргә 550 тоннадан артыграк гуманитар йөк китергән, җирле хакимият һәм социаль учреждениеләр өчен махсус транспорт, җиңел автомобильләр биргән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat