Октябрьның соңгы ун көнендә Төркиядә үткән Европа чемпионатында Балтач кызы Чулпан Габделганиева өч төр ярышта алтын, көмеш, бронза медальләр яулый.
Мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында шашка буенча үткәрелгән әлеге чемпионатта төрле илләрдән 49 спортчы катнаша. Мондый мәртәбәле бәйгеләрдә инде саллы җиңүләре булган Чулпан бу юлы да сынатмый, якташларын җиңүләре белән сөендерә. Чулпан үз районы патриоты да. Кая гына, нинди генә ярышка барса да, Балтач районы әләмен үзеннән калдырмый, пьедесталга бу юлы да аның белән чыга. Чулпанның бу гамәле якташларында икеләтә горурлык уята, соклану хисләрен тагын да арттыра
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat