Киләсе елда социаль түләүләр 7,5 процентка арттырылачак

Киләсе елда социаль түләүләр 7,5 процентка, яки быелгы инфляция күләменә арттырылачак. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйтүенчә, биредә сүз хезмәткә түләүнең минималь күләменә (МРОТ) бәйле булмаган социаль түләүләр турында бара. Ана капиталы, балалы гаиләләргә пособиеләр, аз керемлеләргә түләүләр 7,5 процентка үсәчәк, дигән сүз. Депутат сүзләренә караганда, киләсе елда инфляция күләме 8-8,5 процентка җитсә, февраль аенда һәм соңыннан социаль түләүләр тагын артачак.

Сүз уңаеннан, узган атнада Дума МРОТны киләсе ел башыннан 19 242 сумга җиткерү турында законны беренче укылышта хуплады. Закон кабул ителсә, илдә 4,8 миллион кешенең хезмәт хакы артачак.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү