31 октябрьдә кичен Апас районында кеше үтерү очрагы булган. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә таянып яза.
Тикшерүчеләр күздә тотканча, кичә кичен 51 яшьлек ир-ат өенә кайткач, исерек апасы белән cүзгә кергән. Сүз көрәштерә торгач, бик каты җәнҗал купкан. Шулчак сәрхуш хатын-кыз, пычак алып, туганына кадаган. Ир-ат шундук җан биргән.
Хатын-кыз җинаять кылуын таныган. Якын араларда аңа җәза чарасы билгеләнәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat