Рөстәм Миңнеханов Гәззәдә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыюны оештырырга кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Хөкүмәтенә Газа секторында зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты.

«Зыян күрүчеләр арасында балалар саны күп булуга татарстанлылар борчылу сәбәпле, республика Рәисе предприятиеләрне, шулай ук Татарстан халкын гуманитар ярдәм җыюда актив катнашырга өндәде», – дип хәбәр итте Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Аны оештыру буенча җаваплы зат итеп Министрлар Кабинетында социаль блок кураторы, вице-премьер Ләйлә Фазлыева билгеләнде.

Республика хөкүмәте хәзер кирәкле товарлар һәм азык-төлек исемлеге, аларны җыю урыны мәсьәләләрен карый. Әлеге мәгълүмат өстәмә рәвештә җиткереләчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү