Альбина Сәгыйрова Менделеевск шәһәрендә яши. Ул югалган һәм зыян күргән балаларга ярдәм күрсәтү Милли үзәгенең Татарстандагы бүлеген җитәкли. Әлеге отряд моңарчы «Орёл» дип атала иде.
Волонтёрлар югалган өлкәннәрне, шул исәптән Чаллы, Тукай районы кешеләрен дә эзли. Быел аларга 268 мөрәҗәгать килгән.
Шушы көннәрдә волонтёрлар ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Ул Альбина Сәгыйровага Казанга күченеп эшен дәвам итәргә тәкьдим иткән. Альбина ханым «Шәһри Чаллы» басмасына тәкьдимне кабул итүен хәбәр иткән. Волонтёрларга «Нептун» бассейны бинасында урын биргәннәр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat