“SuperJob” юристы Александр Южалин ноябрь бәйрәмнәренең хезмәт хакына ничегрәк йогынты ясаячагы турында сөйләп үткән.
Хезмәт кодексы нигезендә, 4 ноябрь – Халыклар берәмлеге көне бәйрәм көн булып тора. Быел ул шимбәгә туры килә. Шуңа күрә шимбә ялы дүшәмбе – 6 ноябрьгә күчерелә. Татарстанда исә бу көнне республиканың Конституция көне билгеләп үтелә.
Юрист әйтүенчә, өстәмә ял көне окладта утыручыларның хезмәт хакына йогынты ясамый. Ә инде ял көнендә яки бәйрәм көнендә (4 ноябрьдә) эшләргә туры килсә, хезмәт хакы икеләтә түләнергә тиеш.
Ноябрьдә яки декабрьдә чираттагы ялга китүчеләргә дә борчыласы юк: аларның “отпускной” акчасы әйбәт чыгачак. Ике айда да эш көннәре җитәрлек дәрәҗәдә (21әр көн) чөнки. Биредә гади генә кагыйдәне истә тотарга кирәк: айда эш көннәре никадәр кимрәк булса, чираттагы ял алу шуның кадәр отышсызрак, дигән юрист.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat