Татарстанда бер баланың подъездда төн кунганы видеога эләккәннән соң прокуратура тикшерү башлаган

Түбән Кама прокуратурасы бер малайның подъездда төн кунуын чагылдырган видео пәйда булганнан соң тикшерү үткәрә башлаган. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Түбән Кама шәһәрендәге бер йорт подъезды камерасына төшерелгән видео таралган. Камера баланың подъездга кереп, шунда төн кунуын, иртән исә малайның урамга куып чыгарылуын “тотып” алган.
Бу мәгълүматлар тикшерү оештыру һәм тиешле чара күрү өчен Түбән Кама прокуратурасына җибәрелгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү