Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында 2024 елга, 2025-2026 елларның план чорына бюджет турындагы закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр.
Парламентта республиканың төп финанс законын тикшерү бер сәгатьтән артык дәвам итте. Аерым саннарга килгәндә, киләсе елда табышка салымның гомуми күләме 112,8 миллиард сум тәшкил итәчәк дип көтелә. Физик затларның кеременә салым исә республика бюджетына – 96,4 миллиард сум, берләштерелгән бюджетка – 137,5 миллиард сум тәшкил итәчәк дип фаразлана.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бүгенге кебек гадәти булмаган шартларда мөмкин кадәр тигезлекне сакларга тырышкан бюджет тәкъдим ителде.
– Закон проектын тәфсилләп тикшердек, – диде ул.
Парламент җитәкчесе документны, утырышта яңгыраганча, төзәтмәләр кертү шарты белән беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Бертавыштан булмаса да, депутатлар әлеге тәкъдимне хуплады.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat