«ТНВ» каналында яңалыклар алып баручы егетне югалтканнар

«ТНВ» каналында яңалыкларны Илгиз исемле Актаныш егете алып бара иде. Соңгы арада югалды. Ялда гынадыр, дип уйлаган идек. Тик озакка китте. Илгиз кайда икән?

Яшел Үзәннән Рәмзия апагыз

Редакциядән. Хөрмәтле укучыбыз! Илгиз Шәкүров үзенең социаль челтәрендә каналдан китүе турында хәбәр иткән иде. Билгеле булганча, ул бу урында 4 ел эшләгән. «Тормышымдагы тагын бер якты этапны төгәллим. Тәҗрибә, мөмкинлекләр – барысы өчен дә рәхмәт. «Син телевизордагы егет түелме соң?» – дип килеп тотып-тотып караган, матур теләкләр әйтеп торган, мине якын иткән тамашачыга рәхмәт!» – дигән Илгиз.


Фикер өстәү