Балалар өчен яңа үзидарә оешмасы барлыкка киләчәк

«Алдынгылар хәрәкәте» кысасында тагын бер яңа хәрәкәт барлыкка киләчәк. Ул «Алдынгылар советы» дип аталачак. Бу балалар өчен яңа үзидара органы булачак дип көтелә. Яңа оешма турында «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәктәге җитәкчесе, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов сөйләде.

Беренчел бүлекчәләр дәрәҗәсендә «совет»лар оеша башлаган инде. Хәзер алар Татарстанның 42 көллияте һәм 929 мәктәбендә бар. Республикакүләмдәгесен берничә этапта туплаячаклар.
Тимур Сөләйманов аңлатканча, бу оешмага кергән балалар үзләренең идея һәм тәкъдимнәрен алга сөрә ала.

– Алар мәктәпнең таянычына әвереләчәк. Үзләре үк фестиваль, бәйге, төрле чаралар оештырачак. Бу балалар үз ишләренең мәнфәгатьләрен тәкъдим итәчәк, – диде Тимур Сөләйманов.

Аның сүзләренчә, бу хәрәкәт мәктәпләрдә була торган гадәти үзидарә оешмаларыннан аерылып торачак.

– Шуны аңларга кирәк: бу, бик зур булса да, әле бик яшь оешма. Кайбер мәктәпләрдә андый үзидарәләр бик көчле. Кайдадыр –
формаль рәвештә генә бар. Яңа оешма бу эшчәнлеккә яңа энергия, көч өстәячәк дип уйлыйм, – диде Тимур Сөләйманов. – Бу – яңа күренеш, яңа тирәлек. Бу – балалар үзидарәсе. Ул мәктәп кысасында гына калмый. Әлеге оешманың нәтиҗәсен без берничә елдан соң күрәчәкбез.


Фикер өстәү