«Казан Экспо»да узучы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының ябылу тантанасында “Татарстанның мәдәни башкаласы” бәйгесе җиңүчеләре дә билгеле булды.
Ел дәвамында «Татарстанның Мәдәни башкаласы» исеме өчен республиканың 45 районы көрәште. Бәйге нәтиҗәләре буенча:
3 урында — Чүпрәле, Саба, Бөгелмә районнары;
2 урында — Теләче, Аксубай, Кукмара районнары;
1 урында — Әтнә, Актаныш, Алабуга районнары.
Гран-прига һәм «Татарстанның мәдәни башкаласы» исеменә Арча районы лаек булды. Җиңүче районга 3 млн сумлык сертификат бирелде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat