3 ноябрь кичендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фондына Газа секторында зыян күрүчеләр өчен якынча 14 млн сум акча җыйганнар. Бу хакта оешманың Telegram-каналында хәбәр ителә.
«Безнең фонд тарафыннан игълан ителгән үтенечкә шундый актив җавап биргәнегез өчен рәхмәт белдерәбез», — диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, азык-төлек продуктлары, гигиена чаралары һәм башка әйберләр рәвешендә ярдәм килгән — барлыгы 250 килограмм йөк җыелган.
Элегрәк «Зәкәт» фонды генераль директоры Булат Мәрдәнов Татарстанда җыелган ярдәмне «Кызыл ай» Мисыр оешмасы аша илтергә җыенулары турында сөйләде. Эш шунда ки, хәзерге вакытта бердәнбер гуманитар коридор Газа һәм Мисыр секторы арасындагы чиктә уза. Йөкне транспортлауда шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан ярдәм көтәләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat