Эльмира Зарипова: “Татарстанда контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә түләнүче 305 мең сум күләмендә акчаны алу өчен гариза язарга кирәкми”

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта әйтте.

Исегезгә төшерәбез,Татарстанда контракт буенча хезмәт итүчеләргә 305 мең сум күләмендә акча түләнә. Бер мәртәбә түләнә торган бу акчаны ике категориягә караган кешеләр алырга хокуклы. Беренчесе – Россия Кораллы Көчләренә Татарстаннан мобилизация буенча чакырылучылар, икенчесе – хәрби хезмәткә чакыру буенча алынып, Татарстандагы хәрби комиссариатларда яки республикада урнашкан хәрби частьларда контракт төзүчеләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы быелның 31 декабренә кадәр гамәлдә. Хәрбиләрнең контрактны 2023 елның 31 августыннан соң төзегән булуы да шарт.

– Әлеге төр түләү Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан хәрби комиссариатлардан килеп ирешкән мәгълүматлар нигезендә билгеләнә. Моның өчен гариза язарга кирәкми, – диде министр.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү