Оренбург өлкәсендә, Чиләбе өлкәсе чигендә, Орск – Шильда юлында Новоорск районының Тасбулак авылы тирәсендәрәк Орскидан 39 яшьлек ир-ат “Toyota Land Cruiser” машинасында биредә яшәүче бер фермерның ат көтүенә килеп кергән. 14 атның барысы да һәлак булган. Бу хакта “РИА Новости” төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Министрлык мәгълүматлары буенча, машина йөртүченең аскы теш казналыгы сынган, битенә нык зыян килгән. Хастаханәдә медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өенә кайтарып җибәрелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat