Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш визиты кысасында, Каракалпакстан Республикасы парламенты рәисе Аманбай Орынбаев белән очрашты. Чарада шулай ук Үзбәкстан Республикасы Президенты Киңәшчесе Турсинхан Ходайбиргәнов тә катнашты.
Парламент җитәкчесе, республика делегациясен сәламләп, 6 ноябрьдә билгеләп узган Татарстан Конституциясе көне белән котлады. “Бүгенге очрашуны Россия һәм Үзбәкстан төбәкләре арасындагы хезмәттәшлекнең ныгуының ачык мисалы буларак кабул итәбез”, – диде Аманбай Орынбаев.
Ул искәртеп үткәнчә, бүген Россия Каракалпакстанда җитештерелгән товарларны төп кулланучы булып тора. Татарстан белән хезмәттәшлекне тагын да ныгыту өчен, Аманбай Орынбаев төбәкара эшче төркем оештырырга да тәкъдим итте.
Сөйләшү барышында Турсинхан Ходайбиргәнов Шәүкәт Мирзиёевның җылы сәламләвен җиткереп, аның төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләрен күрүен һәм әлеге очрашуга зур әһәмият бирүен дә әйтте.
– Без Россия белән Үзбәкстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр кысасында Сезнең ил белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирәбез. Бу эштә ике ил Президентлары Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзиёевның өлеше зур, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 290 миллион доллардан да артып киткән. Быелның алты аенда гына да әлеге күрсәткеч 147,7 миллион долларга җиткән. Үсеш – 30 процент.
Рөстәм Миңнеханов төбәкара эшче төркем булдыру фикерен хуплады һәм Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына да бу эшкә кушылырга тәкъдим итте.
Очрашу барышында Каракалпакстан җитәкчелеге Татарстанның тәҗрибәсен һәм Чирчикта тормышка ашырылучы уңышлы проектларны исәпкә алып, махсус зона булдыру тәкъдимен дә җиткерде. Бу уңайдан, эш визиты барышында караган мәйданнарның мөмкинлекләрен бәяләячәкләр, дигән фикергә килделәр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat