Казанда «Беренче курс студентлары көне» XXX юбилей фестивале узачак

Татарстанда югары белем бирү оешмалары өчен «Беренче курс студентлары көне” XXX Казан студентлар иҗаты фестивале узачак. Быел фестиваль Казанның югары уку йортларыннан 2500 студентны һәм 30 иҗат коллективы вәкилләрен берләштерәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.

«Быел фестивальдә номинацияләр саны 70 тән 85 кә кадәр артты, бу иҗади номерларны төрләндерергә мөмкинлек бирде. Россиядә Педагог һәм остаз елына һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган махсус номинацияләр кертелде, шулай ук яшьләрдә патриотизм хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Фронт поэзиясе» номинациясе өстәлде», – диде Алия Заһидуллина.

Алия Заһидуллина сөйләгәнчә, хәзер фестивальнең вузлардагы этабы төгәлләнә. 30 учреждениедән өч меңнән артык беренче курс студенты җыелачак шәһәр этабы 9, 10 һәм 14 нче ноябрьдә узачак. Ә инде гала-концертта һәр юнәлештә җиңүчеләрне игълан итәчәкләр һәм югары уку йортларының зур һәм кече төркемнәрендә өчлекне билгеләячәкләр.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча гомуми исәптә иң күп балл җыйган югары белем бирү оешмаларының «Платина өчлеге» билгеләнә, барлык катнашучылар да сертификатлар белән, ә җиңүчеләр диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү