Татарстанда быел сигез айда бума ютәл (коклюш) йоктыруның 217 очрагы теркәлгән. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, узган елның шушы ук чорындагыга караганда 43,4 тапкыр зуррак сан бу.
Гыйнвардан августка кадәрге чорда чирләүчеләр саны 100 мең кешегә 8,1 күрсәткечен тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез: бума ютәл, исеменнән үк аңлашылганча, бик нык йөткертә. Кайвакыт үпкә авыруына, хәтта үлемгә китерүе бар. Чирдән прививка ясатырга мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat