Татарстан интернет аша сату-алу күләме буенча Россия төбәкләре арасында 9 нчы урынга чыккан

Татарстан интернет аша сату-алу күләме буенча Россия төбәкләре арасында 9 нчы урынга чыккан. ТАСС хәбәр иткәнчә, интернет-сәүдә өлкәсендә республиканың өлеше 1,9% тәшкил иткән. 2023 елның тугыз ае йомгакларына караганда, Мәскәү (18%) – беренче, Мәскәү өлкәсе (9,2%) – икенче, Санкт-Петербург (6,1%) – өченче урында. Беренче унлыкка шулай ук Краснодар (5,1%), Ростов (2,9%), Свердловск (2,6%), Түбән Новгород (2,2%) һәм Самара  (2%) өлкәләре кергән. Исемлекне Красноярск крае (1,8%) төгәлләгән.

Гыйнвардан сентябрьгә кадәрге чор йомгаклары буенча, илдә интернет аша сәүдә күләме акчага салып исәпләгәндә барлыгы 4,3 триллион сум тәшкил иткән. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 23 процентка күбрәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү