Татарстанда чирләүчеләрнең 22 процентында «кракен» ачыкланган

Татарстанда коронавирусның яңа штаммын – «пирола»ны йоктыручылар юк. Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, бездә ковидның «омикрон» штаммы һәм аның төрләре өстенлек итә. Аерым алганда, чирләүчеләрнең 22 процентында «кракен» ачыкланган.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова әйтүенчә, Россиядә «пирола» штаммын йоктыруның 10 очрагы билгеләнгән. Илдә әлеге төрнең таралу ихтималы бар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү