Бөтенроссия туган тел укытучылары форумы ел саен узачак

12-14 ноябрьдә Казанда Бөтенроссия туган тел укытучылары форумы узачак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белдергәнчә, мондый зур форматта ул беренче тапкыр үткәрелә. Анда укытучылар гына түгел, тел галимнәре, татар оешмалары җитәкчеләре һәм башка белгечләр дә катнашачак. Россиядән 800 кеше бер мәйданга җыелачак.

Бүген Россиянең 24 төбәгендә 1100ләп мәктәптә татар теле дәресләре укытыла. Шуның 400гә якыны – Башкортстан мәктәпләрендә. Мәчет-мәхәллә, мәдәни үзәкләр каршында оештырылганнары белән бергә 54 төбәктә дигән сүз.

Данис Шакиров әйтүенчә, форумда катнашучыларны өч көн дәвамында кызыклы программа көтә. Алар татар телен мавыктыргыч алымнар кулланып укыткан мәктәпләр тәҗрибәсе белән танышачак, Кәрим Тинчурин театрында “Идегәй” спектаклен караячак. Икенче көнне Арча районына сәяхәт итмәкчеләр. Педагогик остаханәләрдә катнашып, күп нәрсә алырга мөмкин булачак. Чарада татар мәдәнияте, гореф-гадәтләренә дә урын бар. 14 ноябрь көнне “Корстон”да Рәис Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак. Аңа кадәр күргәзмә оештырыла.

Сәрия Мифтахова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү