Тукай районының Биклән авылындагы пенсия яшендәге апаларның хәрби операциядә катнашучы егетләргә маскировка челтәрләре үрүен, шәмнәр ясавын язып чыккан идек. Алар – чын тыл батырлары. Бу эш белән һәр көнне шөгыльләнәләр. Күптән түгел тагын хәлләрен белештек.
–Комсомол көненә кадәр 100 челтәр үрүне максат куйган идек, 23 октябрьдә үк бетердек. Бу сан хәзер 115 кә җиттте. Эшебезне дәвам иттерәбез. Шушы арада шәмнәр ясарга әзерләнәбез, 300 кило парафин кайтарттык. Гошер сәдакасының бер өлешен фронттагы егетләргә коры ашлар әзерли торган пунктка тапшырдык. Файдабыз тигәнгә сөенеп эшлибез, –ди әлеге эшне оештыручыларның берсе Фирия Гарипова.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat