Мәктәп киеменә ГОСТ таләпләренең кайчан кертеләчәген әйткәннәр

Россиядә 2025 елның урталарыннан мәктәп киеменә бердәм стандарт кертеләчәк. Шул ук вакытта кием инде 2024 елда ук расланырга тиеш, дип белдергән “Роскачество” башлыгы Максим Протасов “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

Протасов әйтүенчә, ГОСТ мәктәп киеменең төренә, төсе, тегелешенә түгел, бәлки бала организмына куркынычсызлыгы, сыйфатына таләпләрне бердәйләштерүне күздә тота. Ведомство алдындагы бурыч – укучыларның кием-салымын мөмкин кадәренчә уңайлы итү.

“Бала көннәр буе мәктәп формасында йөрергә мәҗбүр, – дип искәрткән “Роскачество” башлыгы. – Шуңа күрә аның тиз тузмый торган, шул исәптән һава үткәрә торган булуы, тукымасының сыйфатсыз, начар буяуга манылмаган булуы мөһим”.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү