Камилә Вәлиеваның ни өчен Казанда начар чыгыш ясавын аңлатканнар

Татьяна Тарасова белдергәнчә, спортчының иң уңышсыз чыгышларыннан берсе бу.

Фигуралы шуу буенча атаклы тренер Татьяна Тарасова “КП-Казань” хәбәрчесенә Камилә Вәлиеваның Казанда ни өчен начар чыгыш ясавын аңлатып үткән. Аның әйтүенчә, массакүләм мәгълүмат чараларының бик зур басымына бәйле бу.

Тарасова сүзләренә караганда, Камилә бозда бик күп хаталанган, шуның аркасында судьялар бер элементын исәпкә кертмичә калган. Шул ук вакытта фигуралы шуу остасы бозда үзен бик ышанычсыз тооткан. Гомумән, Камиләнең Казандагы чыгышы иң начар чыгышларыннан берсенә әйләнгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү