Бала бәясе: демографик кризис проблемасы нигә чишелми?

2006 елда Владимир Путин ана капиталы идеясен күтәреп чыккан һәм аны гамәлгә керткән чакта «Кырылыш» дигән язма әзерләгәнмен. Ул вакытта әле мин күпкә яшьрәк һәм рәсми карарларга хәзергегә караганда да ныграк тәнкыйди күз белән караганмын. Унҗиде ел элек матбугатта дөнья күргән язманың төп фикере ана капиталы илдәге демографик вазгыятьне үзгәртмәячәк дигән сүзләргә кайтып калган. Фикерне дәлилләгәнмен инде, билгеле. Шатланып әйтмим, ул фикеремдә ялгышмаганмын.

Ана капиталы 2007 ел башыннан кертелде, нәтиҗәсе булса, ул шунда ук күренә башларга тиеш иде. Әмма нәтиҗә юк. Менә карагыз: «Интерфакс» 2008 елда «Население РФ в 2007 году вновь сократилось» дигән язма биргән. Вазгыять 2011 елда да үзгәрмәгән. «РИА Новости»ның язма исеме дәлилли моны: «Население РФ с начала 2011 г. уменьшилось на 87,5 тыс. человек». Барлык елларның да статистикасын китереп тормыйк, кайбер елларда Россиядә халык саны арткан чаклар да булгалады. Әмма хәзергесе яман. Ана капиталын индексацияләп торуга, аны беренче баладан ук бирүне гамәлгә кертүгә карамастан, илдә кеше саны кискен темплар белән кими. Балалар елдан-ел аз туа, өлкәннәр елдан-ел күбрәк үлә.

Вазгыять бер Россиядә генә түгел, Көнбатышның либераль идеологиясе хөкем сөргән барлык илләрдә дә авыр һәм катлаулы. Россия җитәкчелегендә либеральлектән баш тартып, традицион кыйммәтләргә кайту теләге көчәйде, әмма халык аңында бары тик үзең өчен генә һәм рәхәт чигеп яшәү теләге сүнәрлек түгел. Нәкъ менә шул сәбәпле гаиләләр корылмый, корылганы бик тиз таркала, таркалмаганнарында да бала саны бердән-икедән артмый. Ун гаиләнең җидесе таркала дигән сан күзгә чалынды темага мәгълүмат туплаганда. Гаилә белән яшәү, бигрәк тә балалар табып үстерү – бик мәшәкатьле эш, үз ләззәтләреңне чикләү, фидакарьләрчә башкалар мәнфәгатен кайгыртып яшәүне сорый. Хәзерге массакүләм культура шартларында тәрбияләнгән яшьләр моңа әзер дә түгел, теләмиләр дә. Менә шуларның барысына да матди проблемалар килеп кушыла: торак булмау, очны-очка ялгап яшәү күп бала табып үстерүгә булышмый.

Бүген туксанынчы еллар – ике меңенче еллар башындагы демографик упкынның нәтиҗәләрен тоябыз: ул чор балалары эш яшенә җитте, әмма эшләргә кеше юк. Гаилә корырга һәм балалар табып үстерергә тиешле бик күпләр туксанынчы елларның караңгы вазгыятендә тумый калды. Илнең икътисадый үсешен тупикка китереп тери бу: эшче куллар җитешмәү җитештерүне арттырырга комачаулый. Дәүләт Думасына чакырылгач, депутатларның төп ставканы күтәреп бизнесны акчасыз калдыруда гаепләүләренә җавап итеп, Үзәк банк рәисе Нәбиуллина ханым: «Икътисадының төп проблемасы – акча түгел, эшче куллар җитешмәү», – диде. Финанс регуляторы санаган: 13 мең предприятиедә эшчеләр кытлыгы якадан алган. Проблеманы хәл итү өчен, күпләп мөһаҗирләр китерергә туры килә. Хәзер фермаларда күпчелек таҗиклар, мәсәлән. Мигрантларга гражданлык бирү дә конвейерга куелды, шунсыз мөмкин түгел, күрәсең. Гражданлык алдымы, ил алдында бурычын дә үтәргә тиеш бит әле ул. Россиянең милли йөзе үзгәрү ура-патриотларның кытыгына тия. Теманы бу юнәлештә киңәйтеп тормыйк, су асты ташлары күп монда.

Эчке миграция барыкка килде. Кешеләр хәрби-сәнәгать комплексы үсеш алган зур шәһәрләргә агыла, чөнки оборона тармагында хезмәт хаклары масштаблы үсте. Пропорцияләр шул дәрәҗәгә җитте: җиңел сәнәгать тармагында яисә авыл фермасында, бюджетта эшләп җан асрау кыенлашты. Өч йөз меңне алганнар шундый инфляция бураны кузгалта: утыз меңне алучылар ач паекка кала. Аерым тармакларда хезмәт хакының гипер үсешен эшче куллар муллыгы туктата алыр иде…

Идарәче даирәләр демографик упкынның ни белән янавын аңлый башлады һәм идеяләр парады мәйданга чыкты. Проблеманы чишү өчен, ниләр генә тәкъдим ителми. ВЭБның Тикшеренүләр һәм экспертиза институты белгечләре бизнесны өченче һәм аннан соңгы баласы туган хезмәткәрләргә берәр миллион сум акча түләргә мәҗбүр итәргә дигән фикерне күтәреп чыкты. Искиткеч идея, әмма, гафу итегез, тормышка ашырырлык түгел. Әйтик, иргә дә, хатынга да берәр миллион түләнсә, гаилә матди яктан шактый ук ныгый бит инде. Монысы яхшы. Әмма бизнес андый йөктән котылу өчен күп бала табу перспективасы алдында торган ирләр һәм хатыннардан котылу җаен эзләячәк, бары шул гына. Җитештерүне киңәйтү урынына кысып котылачак проблемадан. Тайвань президентлыгына кандидат Терри Гоу арзанлырак ысул сайлый: яшь әти-әниләргә эт белән мәче бүләк итәргә куша. Аның фикеренчә, бу балалар тууны арттырачак. Дәүләт Думасы депуаты Хәмзәев аборт планлаштырган әниләрнең балаларын хөкүмәтнең сатып алу хокукы булырга тиеш, дигән фикерене алга этәрде. Юк һәм тагын бер тапкыр юк. Сез нәрсә, ана карынын инкубатор, баланы сатып алына торган чебеш дип саныйсызмы әллә? Иң яхшысы: күпләп чебешләр сатып алыгыз да, йомырка тавыклары үрчетегез. Алайса илдә йомыркага бәяләр күтәрелә дип чаң суга чиновниклар.

Идеяләр күп. Бала тапкан өчен бушлай фатир бирүдән алып абортларны тыюга кадәр диапазонда ниләр генә тәкъдим ителми. Үзен генә аерып алып караганда начар түгел алар. Әйтик, өченче баласы туган гаиләнең ипотекасын түләү яисә кулына бушлай фатир ачкычы тоттыруга ничек каршы киләсең? Тормышка ашмаслык ук та түгел. Аның өчен бюджет приоритетларын тамырдан үзгәртергә кирәк. Моңа беркем дә бармаячак. Шундый закон кабул итәргә була, әмма бушлай фатирны күпбалалы гаилә кабер якасына якынлашканда гына күрәчәк. Бездә хәзер дә биш һәм аннан артык балалы гаиләләргә фатир бирү традициясе бетмәде. Алар да еллар буе чират көтә.

Елан озынлыгын попугайларда үлчәргә була, филләрдә дә мөмкин. Ләкин дөрес нәтиҗәгә генә килә алмыйсың. Бала товар түгел, аңа эшче кул итеп тә, пушка ите итеп тә карарга ярамый, бәһасез кеше итеп карарга кирәк. Карашны, ягъни идеологияне үзгәртми торып, демографик кризис проблемасы чишелми.

                            Рәшит Фәтхрахманов

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү