Татарстанда күпер салганда бер эшче һәлак булганнан соң прокуратура тикшерү башлаган

М-12 юлы өчен Идел аша күпер салганда эретеп ябыштыручы ир-атның гомере өзелгән. Прокуратура хезмәтне саклау таләпләренең ни рәвешле үтәлүен ачыклау максатыннан тикшерү оештырган. Бу хакта республика прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә эшләү буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

13 ноябрьдә ашыгыч хезмәтләргә фаҗига турында хәбәр кергән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, эретеп ябыштыручы суга егылып төшкән һәм юк булган. Аның мәетен бер тәүлектән соң елга агымының түбәнрәк урынында тапканнар.

Прокуратура килеп туган хәлне тикшерүне контрольгә алган. Фаҗиганең сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү