Киләсе елның гыйнварыннан республикада капиталь ремонт өчен түләү күләме артачак. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтте.
Быел 1 кв. метр өчен минималь түләү күләме 6 сум 95 тиен тәшкил итә. Киләсе ике атна эчендә бу сумманың күпмегә артасы билгеле булачак. Ул 7 сумнан да ким булмас дип фаразлыйлар.
Киләсе елда Татарстанда капиталь ремонт программасына 672 күпфатирлы йорт керер дип фаразлана. Бу эшне башкарып чыгу өчен 6,911 млрд сум акча тотылачак. Быелгы эшләрнең 99,9 проценты инде башкарылган. «Быел программага 740 йорт керде. 4 объектны тәмамлыйсы калды. Бу йортларда да эш ахырына якынлаша», – диде Алексей Фролов. Программаны тормышка ашыру өчен 6,65 млрд сум акча тотылган.
2008 елдан бирле Татарстанда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт ясау өчен 90 млрд сумга якын акча тотылган. Шуның яртысына якыны – халыктан җыелган акча. Бу эш 11,5 мең йортта башкарылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat