Рөстәм Миңнеханов җир кишәрлеге алуда ташлама бирү турында законга кул куйган

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ире яки хатыны, яисә икесе дә хәрби булган күпбалалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү өчен республикада билгеле бер яшәү срогы турында таләпне юкка чыгаручы законга кул куйган.

Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта төбәктә күпбалалы гаиләләргә ташламалы нигездә җир кишәрлекләре фәкать кимендә соңгы биш елда республикада яшәү очрагында гына бирелә.
Федерация Советының Аграр сәясәт һәм азык-төлек сәясәте, табигатьтән файдалану комитеты быел 17 апрельдә “Җир кишәрлекләрен ташламалы нигездә бирү мәсьәләсе буенча Россия законнарын камилләштерү” дигән темага “Түгәрәк өстәл” уздырган.

“Комитет, социаль киеренкелеккә юл куймау, җир кишәрлекләре алуга хокукларын тормышка ашыруда тигез шартлар тудыру максатыннан, төбәкләр законнарында өч яки аннан күбрәк баласы булган хәрбиләр гаиләләренә төбәктә яшәү вакыты турында таләпне юкка чыгару хакында нигезләмә кертергә тәкъдим итте”, – дип сөйләп үткән Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында.

Закон рәсми басылып чыкканнан соң 10 көн эчендә үз көченә керә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү