Җәмәгать урыннарында ана һәм бала бүлмәләрен мәҗбүри итмәкчеләр

Депутатлар әйтүенчә, мондый махсус бүлмәләр булмау сабыйлары белән каядыр чыгып керүче ата-аналарга кыенлык тудыра.

Дәүләт Думасы депутатлары Роспотребнадзорга җәмәгать урыннарында ана һәм бала бүлмәләрен мәҗбүри итү тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дума депутатлары әйтүенчә, ата-аналар һәм балалар өчен вакытны җәмәгать урыннарында уздыру бик мөһим. Әмма ана һәм бала бүлмәләре җитмәү сәбәпле, яшь гаиләләр күбрәк өйдә утырырга мәҗбүр.
Депутатлар паркларда, сәүдә үзәкләре, җәмәгать туклануы урыннары, уку йортларында мондый бүлмәләр булдырырга тәкъдим иткән. Документта шулай ук бүлмәнең ана өчен йомшак кәнәфи, 6 айдан зуррак балалар өчен махсус урындык, шешәдәге ризыкны җылыту җайланмасы, баланың эчке киемен алыштыру өчен өстәл һәм памперслар белән тәэмин ителергә тиешлеге әйтелгән.


Фикер өстәү