Илдә яшәүчеләрнең 79 проценты Владимир Путинга ышана

Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру мәгълүматларыннан күренгәнчә, россиялеләрнең 78,8 проценты Россия Президенты Владимир Путинга ышана. Респондентларның 75,7 проценты ул алып барган сәясәтне хуплавын белдергән.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга ышану дәрәҗәсе – 61,1 процент. Сораштыруда катнашучыларның 53 проценты ил Хөкүмәте җитәкчесенең эшен уңай бәяләгән. Россия Хөкүмәте эшчәнлеген хуплаучылар 50,7 процент.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү