Александр Шадриков туган авылында Татар Саплык авылындагы чишмәне торгызган

Татарстанның экология министры Александр Шадриков “Яхшылык эстафетасы”нда катнашып туган авылында Татар Саплык авылындагы чишмәне торгызган.

Чишмәнең тарихы ярты гасырга якын. 50 ел элек мәктәп укытучылары агып яткан чишмәгә юлыккан. Шуннан соң алар аны тәртипләп, саклап тора башлаганнар. Шуннан соң бу чишмәне “Укытучы” чишмәсе дип атый башлаганнар. Тора-бара бу чишмәгә илтә торган юл да начраланган булган.
Шушы көннәрдә әлеге чишмә яңгырады. “Яхшылык эстафетасы” (#Эстафетыдобра) кысаларында Экология министрлыгы Александр Шадриковка чишмә төзекләндерүне тапшырган. Шулай итеп министр авылында чишмәнең үзен генә түгел, ә аның тирәсендәге территорияне дә төзекләндергән.
– Бу безнең өчен истәлекле урын. Без аны һәрвакыт “Укытучы” чишмәсе дип йөрттек. Илебез Президенты дип игълан ителгән педагоглар һәм остаз елында ул авыл халкы өчен очрашу һәм ял итү урынына әйләнде. Тиздән чишмә янында агачлар утыртачакбыз, – ди Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев.
Исегезгә төшерәбез, ел башында Тататрстанның Экология министрлыгы #ЭстафетаДобра флешмобын эшләтеп җибәрде. Ун ай эчендә бу чарада 100 дән артык кеше катнашты. Тәтеш, Түбән Кама, Арча, Минзәлә, Кукмара, Казан, Яшел Үзән – татарстанлылар һәр районда игелекле эшләр башкардылар. Катнашучылар агачлар утырттылар, ишегалларын җыештырдылар, өмәләрдә катнаштылар, чишмәләрне төзекләндерделәр, фото һәм видеоларны ВКонтакте социаль челтәрендәге үз битләрендә урнаштырдылар һәм эстафетаны башкаларга тапшырдылар. Бүген эстафета таягын Александр Шадриков үзенең хезмәттәше – Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровка тапшырды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү